13 октябрьдә Россия Ислам университетында мөселман яшьләре арасында турникта күтәрелү буенча ярышлар үтте.
Бәйгедә 12 кеше катнашты. Бирегә «Мәрҗани», «Әниләр», «Солтан», «Әҗем», «Фәрхәт», «Рамазан», «Кабан арты» мәчетләреннән катнашучылар, Казан Ислам көллиятеннән, Россия Ислам университетыннан студентлар килгән иде. Ярышлар барышында әйдәманнар билгеләнде. Алар арасында илаһият факультетының 1 курс студенты Артур Сабиров - 35, Казан Ислам көллиятенең 3 курс шәкерте Гомәр Гамадаев - 26 һәм «Мәрҗани» мәчетеннән килгән Фирзәр Җәләлов 23 тапкыр турникта күтәрелде. Алар, билгеле, 1, 2, 3 нче урыннарны яулады.
Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр бирелде.
Ярышның оештыручысы булып Татарстан Диния нәзарәте тора. Ә бәйгенең максаты: мөселман яшьләре арасында физик культураны һәм спортны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвеше мәсләген җәелдерү, дип хәбәр итә РИУның матбугат үзәге.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде