Билгеле булганча, быелның 23 октябрендә Төркия мәмләкәтенең Ван вилаятендә 7,2 тирбәлештәге җир тетрәве булып узган иде. Әлеге тетрәү Ван каласының үзәгеннән 30 чакрым ераклыкта килеп чыкты. Бу төбәктә көн дәвамында 5,1 һәм 6,1 тирбәлештәге тагын ике тетрәү булды. Нәтиҗәдә, 2 мең 262 бина җимерелде.
Кичә төрек коткаручыларына җимерек бина астыннан ике атналык сабый баланы табып алу насыйп булды. Шул ук көнне кардәшләребез җимерекләр астында 54 сәгать буена яткан 10 яшьлек баланы алганнар. Бәхеткә, ул исән дип хәбәр итте ИТАР-ТАСС агентлыгы.
Сишәмбе көнне кичке якта алган соңгы мәгълүматларга караганда, Төркиядәге җир тетрәүдән барлыкка килгән корбаннарның саны 430 кешедән арткан, 1300 инсан төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел