Инвалидларның иҗтимагый оешмалары программаның гамәлгә ашырылуын контрольдә тотучы барлык комиссияләргә кертелгән
«Һәркемгә уңайлы мохит» («Доступная среда») программасы буенча уңайлылык тудыру бер яктан җиңел кебек тоелса да, чөнки биналарда, юл чыгу урыннарында, транспортта һәм башка урыннарда пандуслар, тотыну өчен рәшәткәләр, лифтлар белән тәэминатның әллә ни катлаулылыгы юк кебек, әмма икенче яктан, бу эшне оештыруга профессиональлек җитеп бетмәскә мөмкин. Менә монысы инде куркыныч. Бу фикерне бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин ассызыклады. Аның фикерен дәвам итеп, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов бу программага бик зур өметләр баглануына һәм аны тормышка ашыру өчен зур җаваплылык таләп итүенә басым ясады.
«Мондый зур эшкә дәүләт беренче тапкыр алынды. Дөрес, инвалидлар өчен уңайлылык тәэмин итү юнәлешендә моңарчы да ниндидер вак-төяк эшләр эшләнә иде, әмма мондый дәрәҗәдә тотыну тәүге мәртәбә. Программа зур әһәмияткә ия, хаталарга юл куярга ярамый, ялгышырга хакыбыз юк. Программа чараларын идеаль рәвештә башкарып чыгарга тиешбез, юкса аның мораль яктан файдасы булмаячак», — дип белдерде Фәрит Хәнифов. Ул хәбәр иткәнчә, проект нигезендә үзгәртеп кору, модернизацияләү бурычлары шактый күләмле булган, 5 томны тәшкил иткән.
Айрат Шәфигуллин билгеләп узганча, программаның гамәлгә ашырылуын инвалидлар үзләре контрольдә тотачак. «Без берничә тапкыр инвалидлар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашып, алар тарафыннан җәмәгатьчелек контроленең хәлиткеч булуын аңлаттык, чөнки нәкъ менә алар безгә һәркемгә уңайлы мохит оештыруда дөрес юнәлештәме-юкмы икәнлегебезне күрсәтергә тиеш. Иҗтимагый контроль үтә дә мөһим, дип саныйбыз. Инвалидларның иҗтимагый оешмалары программаның гамәлгә ашырылуын контрольдә тотучы барлык комиссияләргә кертелгән», — дип белдерде министр. Аның сүзләренә караганда, һәр объектның үтемлелек паспорты да булдырылачак. «Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы программалы продукт эшли, без барлык объектларның инвентаризациясен һәм паспортизациясен үткәрәчәкбез. Паспорт теге яки бу объектның уңайлылыгы ничек үзгәрүен күзәтеп барачак», — дип белдерде Айрат Шәфигуллин, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел