Инде Мәккәгә килеп җитүчеләр Кече Хаҗ — Гомрәне үти, изге мәчет «Әл-Хәрам»да гыйбадәт кыла, ә Мәдинәдә булучылар истәлекле, тарихи урыннарда йөри, пәйгамбәребез мәчете «Ән-Нәбидә» намаз укый. 49 кешедән торган төркем Мәдинә шәһәреннән 8 чакрым ераклыкта булган «Әбъяр-Гали» урынында ихрамга керде.
Ихрам халәте — ул бер тәртип, ул вакытта ирләр дә хатыннар да якынлык кылудан, хуш исле майлар сөртүдән, әрләшү, начар сүзләрдән, үзләрен ямьсез тотудан тыелырга тиеш. «Ихрам» халәтендә, Ибрахим (с.г.в.) вакытыннан бирле, Мәккә җирлеге барлык мәхлуклар өчен сыеныр урын булган. Шуңа да биредә бер генә җан иясенә дә, шул исәптән, хайваннарга, үләннәргә (куркыныч җанварлардан, мәсәлән еланнан кала) зыян салу тыелган. Хаҗилар башка гамәлләрне: ашау, йоклау, юыну, кирәк-яракларын сатып алуны һ. б. башкара ала.
Ә «ихрам» ул Хаҗ һәм Гомрә кылыр өчен әзерләнә торган махсус кием. Хатын кызлар киң кием кия һәм башларын каплый. Бу халәттә аларның йөзләре, бармак чуклары һәм аяк табаны гына күренеп калырга тиеш. Ә ирләр ике кисәк ак тукыма кия. Берсе боттан тезгә хәтле урынны каплый, икенчесе иңнәргә салына. Бу киемнәр хаҗилар ниятләренең чисталыгын, барысының да Аллаһы каршында тигезлеген ассызыклый. Хаҗилар ихрам киеменә керү урынын микат дип атыйлар.
Изге сәфәрдә булучылар үзләрен яхшы хис итә. Хаҗ көннәренә кадәр алар Мәккәнең истәлекле урыннарда булырга ниятли.
Хаҗ миссиясе оешмасы әгъзалары Сәгуд Гәрабстаны Короллегендәге биналарга хаҗиларны урнаштыру һәм документларын теркәү һәм килүче хаҗиларны каршы алу мәсьәләләре белән мәшгуль. Шулай ук Мәдинәдә 4 кешедән торган төркем хаҗиларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә.
«Идел Хаҗ» хаҗиларының киләсе төркеме бүген 25 октябрьдә 7:35 Уфа аэропорты аша, 7:45 Екатеринбург аша юлга кузгалды. Җитәкчеләре Шакиров Рөстәм, Нуриев Илнур, Гайфиев Рөстәм.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел