Мисратта — Ливиянең элекке әйдәманы җәсәде торган урында сишәмбе көнне полковникның шәхси әйберләре күргәзмәсе оештырылды, дип хәбәр итә Мисырның МЕНА мәгълүмат агентлыгы. Хәзер исә теләге булган һәркем Каддафи әсир итеп алынганда аның кулында булган алтын пистолетны, кесә телефонын карый ала. Ул кулга алыныр алдыннан әлеге телефоннан Сүриядәге хатын-кызга һәм Алжирдагы үзенең кызы Гайшәгә шалтыраткан булган.
Милли Күчеш Шурасы вәкиленең Би-Би-Си гә хәбәр итүенчә, бүген иртәнге сәгать 5тә Муаммарның җәсәде билгесез урында җирләнгән. Аның белән бергә полковникның улы Мөтәссим һәм баш киңәшчесе дә дәфен кылынган.
Узган атнаның төп вакыйгасы булып, пәнҗешәмбедә Муаммар Каддафиның НАТО очкычлары һөҗүменә дучар булуы, яраланган килеш аны баш күтәрүчеләрнең үтерүе торадыр, мөгаен. Шул рәвешле, Каддафи илдәге ыгы-зыгылардан соң юк ителгән Милошевич һәм Сәддам Хөсәеннең ачы язмышын кабатлады.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел