Казахстан башкаласы Астанада Икенче халыкара «Kazakhstan International Halal Expo 2011» исемле хәләл азык-төлек күргәзмәсе үтте. Монда ОИС каршындагы Ислам палатасының тикшеренү һәм мәгълүмат үзәгенең Рәсәйдәге вәкиллеге җитәкчесе, Татарстан Диния нәзарәте «Хәләл» стандарты Комитеты рәисе Динар Садыйков катнашты. Күргәзмәгә 8 илдән 100 оешма әһеле килгән иде. Биредә Казахстан җитештерүчеләреннән тыш, Рәсәйнекеләр дә үзләренең эшләрен күрсәтте. Алар актив рәвештә хәләл азык-төлек белән Казахстан базарына чыгачак.
Күргәзмәнең беренче көне тантаналы рәвештә ачылу белән башланды. Аны «Казахстан Хәләл Индустрия Ассоциациясе» президенты Марат Сарсынбаев, Казахстан җөмһүрияте авыл хуҗалыгы Министрлыгы һәм «Нур Отан» халыкара Демократик партия вәкилләре, Динар Садыйков ачып җибәрде. Ул күргәзмәнең тантаналы өлешеннән соң, «Хәләл» стандарт Комитеты исеменнән Ассоциациягә Казаныбызның «Кол Шәриф мәчете» рәсемен бүләк итте.
Шулай ук, күргәзмә кысаларында «Хәләл» стандартының оешмаларга үтеп керү мөһимлеге турында «түгәрәк өстәл»дә сөйләшелде. Шуннан соң Марат Сарсынбаев белән Динар Садыйков арасында үкәрелгән очрашуда Хәләл-индустрия үсеше хакында сүз барды.Динар Садыйков хезмәттәшенә җәй көне Казанда үтәчәк «KAZAHALAL -2012» хәләл азык-төлек күргәзмәсендә катнашырга һәм чыгыш ясарга тәкъдим итте. Сүз барышында Казахстан оешмалары әһелләренең дә Казанда үтәчәк күргәзмәдә катнаша алачагы турында әйтелде.
Шунысын билгеләп үтү мәслихәт, «Kazakhstan International Halal Expo 2011» күргәзмәсе 19 нан 21 октябрьгә кадәр барды. Төп оештыручылары булып, «Казахстан Хәләл Индустрия Ассоцияциясе» һәм «ЕхроDAMU» Күргәзмә компаниясе санала. Киләсе елда өченче күргәзмә көз көнендә Алматада үтәчәк.
Казахстан республикасының «Хәләл» стандарты дәүләт дәрәҗәсенә индустрия һәм яңа технологияләр Министрлыгы, метрологияләр һәм техник җайга салулар Комитеты тарафыннан кертелде.
Үз вакытында Казахстан Хәләл стандарты Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты Комитеты һәм республиканың «Тест-Татарстан» методик үзәге белгечләре катнашында эшләнде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел