Җырчы өч империягә башкала булган Истанбулдан иҗади илһам туплады
Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин иҗади сәфәр белән Төркиядә.
Ул Истанбул шәһәрендә сәхнә декорациясе һәм костюмнары буенча иҗади эзләнүләр алып барды, Төркиянең җыр-музыка сәнгате индустриясе белән якыннан танышты. Җырчы шулай ук тарихи каланың Топкапы, Долмабаһчә кебек сарайларын, Солтанәхмәт, Сөләймания, Нуруосмания, Яңа мәчет кебек борынгы мәчетләрен һәм башка истәлекле урыннарны зиярәт кылды. Ауропаның иң биек бинасы саналган «Истанбул Сапфир» күктишәренең иң югары катыннан борынгы калага күз салып хозурланды. Төркиядә яшәүче милләттәшләр белән дә очрашып, әңгәмә кылырга вакыт тапты. Аларга истәлек итеп, үзенең «Үткәннәргә карап» исемле җыр альбомын бүләк итте.
Җырчы репертуарына төрек җырларына да урын бирергә ниятли. Кардәш халыклар тел–лөгать алмашып кына түгел, берберләренең мәдәниятләрен якыннан танып, хозурланып яшәргә тиеш, дип саный ул, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел