Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтеннән алынган чыганакларга караганда, 2011 елның 19 октябрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Голәмәләр шурасының чираттагы утырышы үтте.
Көн кадагында ТҖ МДНнең имам-хатыйпларының җомга вәгазьләренә һәм намазларына бәйле кайбер сораулар тора иде. «Голәмәләр шурасында ТҖ МДНның имам-хатыйплары өчен җомга намазлары һәм җомга вәгазьләрен үткәрү тәртибе буенча махсус низамнамә төзелде. Бүгенге көнгә кадәр вәгазьләр буенча низамнамә расланган иде, хәзер без аны, хәнәфи мәзһәбе белән яраклаштырып, җомга вәгазен генә түгел, намазны да берәмтекләп, җентекләп аңлатып, чикләрен тагы да киңәйттек», дип билгеләп үтте Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батров.
Шулай ук Голәмәләр шурасы тарафыннан ТҖ МДНның нәшрият бүлегендә чыгучы китапларны рецензияләү, ЯАҖ «Тест-Татарстан» Республика сертификацион методик үзәге»ннән җибәрелгән сораулыкка җаваплар әзерләү, Мәскәү «Таяныч» адвокатлар коллегиясенең «Юринформ» №1 Адвокатлар консультациясенә кагылышлы сораулар да каралып үтте.
Болардан кала шулай ук якшәмбе-мәхәллә мәктәпләре өчен өчьеллык уку-укыту программалары расланылды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел