Татарстан башкаласы икътисадый форумнар гына түгел, ә милли-мәдәни, мәгариф өлкәсе буенча да дөньякүләм чаралар үткәрү үзәгенә әйләнеп бара. «Татар-информ»нан алынган чыганакларга караганда, Казанда 21-23 октябрь көннәрендә «Төрки телләр диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше» дип исемләнгән халыкара тюркология конференциясе уздырыла. Ул шушы өлкәдә фәнни институт булдырган танылган галимә, КДУ да озак еллар тарих-филология факультеты деканы булган, татар филологиясендә беренче хатын-кыз фән докторы Диләрә Гариф кызы Тумашеваның тууына 85 ел тулуга багышлап оештырыла.
Җыенның максаты — татар теленең диалектларын һәм тарихын өйрәнү өлкәсендә милли казанышларны үзләштерү, иң яңа лингвистик агымнар һәм грамматик өйрәтмәләр белән танышу һәм аларны төрки телләрне, аерым алганда татар телен тикшерүдә куллану.
Конференция эшендә Төркия, Кытай, Венгрия, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Украина кебек илләр, Башкортстан, Чувашия Республикалары, Төмән, Мәскәү, Татарстан галимнәре катнаша.
22 октябрьдә Халыкара конференциянең пленар өлеше була. Галимнәр һәм шушы өлкәдә эшләүче белгечләр төрле секцияләргә бүленеп эшли. «Түгәрәк өстәл» утырышында «Туган телгә өйрәтүнең хәзерге торышы һәм киләчәге» турында фикер алышу көтелә, дип хәбәр итә КФУның Филология һәм сәнгать институты матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел