Табигать турындагы законнарны бозганнарга карата салынган штрафларның әлегә яртысын гына җыеп алу мөмкин булгаТатарстанда табигатькә кагылышлы законнарны бозуның 4380 очрагы ачыкланган — болар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм контроль органнарының гыйнвар-сентябрь айларындагы эш нәтиҗәләренең бер өлеше (былтыр шушы вакытта — 3040 очрак). Шуларны төзәтү өчен 846 күрсәтмә документ язып бирелгән, нәтиҗәдә, хилафлыкларның 93 проценты инде төзәтелгән. Дөрес, табигать законнарын дорфа бозганнарга карата шушы 9 айда 3603 административ протокол төзелеп (былтыр — 1349), 16,3 млн. сум күләмендә штраф салынган (узган елны — 8,8 млн. сум). Шулардан юридик затларга 8,7 млн. сумлык 208 штраф, вазифаи затларга 6,6 млн. сумлык 1314 штраф, физик затларга 1,0 млн. сумлык 1613 штраф түләү йөкләнгән. Шулардан 8,27 млн. сумын, ягъни 50,6 процентын түләтүгә ирешелгән. Табигатькә бик зур зыян салучыларга карата зыянны кайтару йөкләнгән, шулай ук, 2 млн. сумга якын сумлык зыянны кайтару өчен, судларга 139 иск гаризасы язып тапшырылган (былтыр — 2,2 млн. сумлык 41 иск). Хәзергә кадәр исә 1,7 млн. сум зыян кайтарылган.
ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов бүген министрлыкның коллегия утырышында шундый мәгълүматлар китерде. Утырышка министр Артем Сидоров рәислек итә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел