Елына автокалада 20-25 пар игезәк дөньяга килә
Әниләр көне уңаеннан, Чаллыда беренче тапкыр игезәкләр фестивале узачак, дип хәбәр итә «Челнинские известия».
Фестивальгә ике, өч туганлы игезәкләр эләгә ала. Моның өчен башкарма комитетка гариза гына бирергә кирәк.
– Игезәкләрнең дөньяга килүе бер могҗизага тиң, — ди фестивальне оештыручыларның берсе, шәһәр башкарма комитетының культура идарәсе әйдәп баручы белгече Лилия Гайсина. — Дөресен генә әйткәндә, башта без гади бәйрәм генә оештырмакчы булган идек. Әмма шәһәрдә елына 20-25 пар игезәкнең дөньяга килүен белгәч, бәйрәм кысаларын киңәйтеп, аны фестиваль буларак оештырырга карар кылдык.
Программада кызыклы конкурслар һәм сюрпризлар булачак. Туганнар бер-берсенә максималь дәрәҗәдә охшаш булып, бер үк төрле киенеп тә килергә тиеш булачак. Хәзерге вакытта әлеге фестивальдә катнашырга 37 пар теләк белдергән, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде