Быел Әлмәт шәһәренең 6 мәчетендә якшәмбе укулары башланган. “Элек исә мондый укулар кич белән генә узган. Хәзер Җәмигъ мәчеттә өч төркемгә (балалар, ир-атлар, хатын-кызлар) бүленеп дини укулар үтә”, – диде Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Рафикъ хәзрәт Миңнәхмәтов. Моннан тыш, Әлмәт районының 10 авыл мәчетендә дә дини дәресләр бара икән. Уку-укыту эшенә шәкертләр дә җәлеп ителгән. Районда дин әһелләре һәртөрле җыелышларда да актив катнаша, мисал өчен, узган чәршәмбе көнне Рафикъ хәзрәт спортны үстерүгә багышланган шәһәр күләмендәге җыелышта катнашкан. Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәт (ФСИН), аерым алганда, төрмәләр белән эшләүгә дә күп көч сарыф ителә, һәр сишәмбе көнне төрмәдә утыручыларга барып лекцияләр укыла.
Гошер сәдакасы җыю буенча да быел Әлмәт төбәге активлык күрсәтте. Барлыгы 22 авылдан яшелчә җыеп алынды һәм ул мәдрәсәләргә таратылды. Алай гына да түгел, күрше республика-өлкәләр дә гошер сәдакасы китергән. Пенза өлкәсеннән генә дә сигез тонна кәбестә алып килгәннәр. Татарстан районнары исә Әлмәт мәдрәсәсенең бәрәңгегә булган ихтыяҗын канәгатьләндергән, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел