Канун буенча 2011 елның ноябрь аена нинди көннәр бәйрәм көннәре санала соң? Бу хакта «еТатар» хәбәрчесенә Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 маддәсе нигезендә, үткән елдагы кебек үк, 4 ноябрь — Халыклар берләшүе көне, ял көне булып санала.
Татарстан Җөмһүриятенең «Татарстанда бәйрәм һәм истәлекле көннәр» кануны нигезендә, республикада өстәмә ял көннәре, шул исәптән: Татарстанның Конституция көне — 6 ноябрь, шулай ук Корбан бәйрәме булачак. Татарстанда 2011 елның 6 ноябре Ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча Корбан бәйрәме башлануы ял көне дип игълан ителде. Быел 6 ноябрь ял көненә туры килгәнгә, ял көне исә икенче көнгә күчерелә. Димәк, 7 ноябрь ял көне булачак.
Бу рәвешле, Татарстанда 2011 елның 4, 5, 6, һәм 7 ноябрьләре бәйрәм көннәре санала.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде