Бушаткан карны эретү өчен өстәмә энергия сарыф итүнең кирәге юк.
Казанда кышын көрәп чыгарылган карны утильләштерүнең яңа системасы гамәлгә кертелә. Дөрес, республика башкаласында мондый ысул былтыр ук кулланыла башлады, әмма куәте җитәрлек түгел иде.
Аерым алганда, кулланылышта Портовая урамында 1 камералы 1 кар эретү пункты булса, ноябрь ахырына кадәр тагын җәмгысе 7 камералы 5 пункт ачылачак: Җиңү проспекты, 109 адресы буенча («Мегастрой» гипермаркеты артында), Тульская-Техническая, Васильченко, Несмелов, Воровский урамнарында.
Шулардан иң зурысында — Җиңү проспектындагы нигезе генә салынган 3 камералы кар эретү пунктында бүген иртүк мэр Илсур Метшин булып, төзелеш эшләре белән танышты. Шәһәр Башкарма комитетының тышкы матурлау-бизәү, уңайлыклар белән тәэмин итү комитеты башлыгы Игорь Куляжев аңлатмасы буенча, Елга техникумы янындагысы инде төзелеп бетә язган. Җиңү проспектындагысына исә насос алынган, коелары әзерләп куелган, коммуникацияләр сузылган. 1,9 мең квадрат метр мәйдан биләгән әлеге корылмага берьюлы 3әр машинадан кар аударып була. И.Куляжевның урынбасары Рәис Зәйнетдинов сүзләренчә, шул рәвешле, шәһәрдән көрәп чыгарылган карның яртысын утильләштерергә мөмкинлек булачак. Кар эретү корылмалары берьюлы 2 проблеманы хәл итә: кар чыгарып өю өчен яңа мәйданнар да, шулай ук кар эреп туфракка сеңүен, елгага кушылуын көтәргә дә кирәкми; пунктлар шәһәр эчендә булганга, машиналарның юлга китәсе вакытын, ягулык чыгымнарын киметә.
Бу комплекста бушаткан карны эретү өчен өстәмә энергия сарыф итүнең кирәге юк, чөнки канализация суына кушылып, ә ул уртача 20 градуста була, кар үзе эреп бетә, насос суны чистарту коллекторына аккан канализация суы агышына этәреп кенә җибәрә. Шул рәвешле, техник-кулланылыш күрсәткечләрендә әйтелгәнчә, шушы 3 камералы 1 пункт тәүлегенә 3,6 мең куб метр кар эретергә сәләтле. Әлеге корылма исә 150 млн. сумга төшкән. Кулланылышка тапшырылгач, пунктка барлыгы 6 эшче хезмәт күрсәтәчәк. Анда карны Совет һәм Идел буе районнарыннан ташыячаклар. Кар эретү өчен төзелә торган калган стационар пунктлар республика башкаласының башка районнарында көрәлгән карны кабул итәргә тиеш була. Болардан тыш, Казанның тарихи өлешендәге юллардан карны җыеп эретү өчен, 2 күчмә станция сатып алынган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел