2010 елның 15-16 октябрендә В.И. Ленин исемендәге Мәдәни-ял итү комплексында (Копылов ур., 2) Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган, балалар һәм яшүсмерләрнең үзешчән театраль һәм курчак театры коллективлары арасында үтүче "Иделкәем" республика конкурсының йомгаклау туры үтәчәк.
Конкурсның төп максатлары: - балаларга әхлакый, рухи тәрбия бирү, балаларның театраль иҗатын үстерү, балалар һәм яшүсмерләрнең театраль үзешчәннәр коллективын барлыкка китерү.
Конкурска сайлану турлары 4 марттан 1 апрельгә аралыгында республиканың 7 районында үткәрелде. Аларда 428 үзешчән артистлар, Казанның һәм җөмһүриятебезнең 40 муниципаль районыннан 46 театраль коллектив катнашты.
Йомгаклау турында катнашыр өчен Арча, Апас, Кукмара, Балтач, Питрәч, Яшел Үзән, Баулы, Минзәлә, Актаныш, Мамадыш, Буа мунициапаль районнарыннан һәм Казанның үзеннән үзешчән театраль коллективлар сайланган иде.
Йомгаклау турында катнашучыларның репертуарында Г. Тукай, Р. Батулла, Т. Миңнуллин, Л. Лерон әсәрләренә нигезләнгән куелышлар булачак, дип хәбәр итә ТРында Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел