Үткән җомгада, ягъни 7 октябрь көнне «Мәрҗәни» мәчетендә «Гасыр абыстайлары» исемле кичә узачагы хакында хәбәр иткән идек. Әлеге кичә бик күңелле узды һәм абыстайлар үзләрен хөрмәтләүгә, олылауга чын күңелдән шатланып, барыннан да риза калды. Кичәдә унбиш беренче буын абыстайларына (алар: Рәшидә абыстай, Нуркамал абыстай, Мөршидә абыстай, Разыя абыстай һ.б. ларга) Диния нәзарәте тарафыннан бүләкләр тапшырылды. «Тархан» оешмасыннан һәрберсенә чәк-чәк һәм роза чәчәге бүләк ителде. Бу шәхесләр инде 40-50 ел гомерләрен дини гыйлем бирүгә, Аллаһ юлында изге гамәлләр кылуга багышлаган. Бүгенге көндә инде шәкертләренең үз укучылары бар. Абыстайларга мөселман дәүләте Иранның Казандагы консуллыгыннан изге Коръән Кәрим китаплары бүләк ителде. Шулай ук егермедән артык икенче буын абыстайлары да игътибарсыз калмады. Бүген дә актив эшчәнлек алып баручылар (алар арасында М. Гыйлметдинова, С. Зыятдинова, Әлмира Әдиятуллина, Сәидә абыстай һ.б. хөрмәтлеләребез) рәхмәт хатларына ия булды.
«Бүгенге көндә Зыялылар клубында узачак киләсе утырышка әзерләнәбез. Исемен мәңгеләштерү өчен, клубка Мөхлисә Буби исеме биреләчәк», — дип билгеләп үтте Әлмира апа Әдиятуллина.
Ә без исә гасыр абыстайларын котлауларга кушылабыз. Һәм куйган тырышлыклары өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә динебезне үстерүче әлеге шәхесләр безне куандырып, динебез өчен изгелекләр кылып яшәргә көч бирсен иде Аллаһ.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел