Төркия Премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоганның әнисе җомгада вафат булды. 83 яшьлек Тәнзилә Эрдоган озакка сузылган авыруны җиңә алмады. Дөнья җитәкчеләре Эрдоганның кайгысын уртаклаша.
Берничә көн элек Истанбулда Тәнзилә ханымның үт куыгына катлаулы операция ясалган иде. Премьерның әнисе шуннан соң аңына килмәде һәм хастаханәдә җан бирде.
Бу кайгылы вакыйга аркасында Эрдоган сәяси яктан Төркия өчен бик әһәмиятле берничә эшлекле сәфәрдә катнаша алмады.
Аерым алганда, премьер дәүләтнең Сүрия чикләрендә киң масштаблы хәрби әзерләнүләрдә катнашып, әлеге вакыйганың дөнья матбугатында яктыртылуына сәбәпче булырга тиеш иде. Хәрби көчне күрсәтү Төркиянең Сүрия һәм Иран белән мөнәсәбәтләрендә җитди киеренкелек тудырыр дип көтелде.
Әнисенең вафат булуы Эрдоганга шулай ук Хатай вилаятендә Сүриядән качучылар янына барып килергә дә комачаулады.
Русия президенты Дмитрий Медведев, АКШ президенты Барак Обама, Бразилия президенты Дилма Руссеф, Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев кебек җитәкчеләр Төркия премьер-министры Эрдоганның кайгысын уртаклашты.
Соңгы елларда Төркия матбугатында Эрдоганның әнисе белән кочаклашып төшкән фотолары аеруча популяр иде һәм аларның соңгы көннәргә кадәр бик якын булулары мәгълүм иде, дип хәбәр итә Азатлык.орг

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел