Картлык буенча пенсиягә чыкканнарга 1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көнендә Казанның бары тик «Комбытсервис» ААҖнең 8 мунча комплексы гына бушлай юынып чыгу мөмкинлеге биргән иде, ләкин моның өчен 10, 11 сәгатьләрдән көндезге 3кә кадәр генә вакыт каралган. Шушы вакыттан соңрак килүче өлкән казанлылар исеменнән шәһәр башлыгына шикаять белән мөрәҗәгать булган.
Бүген Казан муниципаль берәмлеге органнары һәм аның Башкарма комитеты подразделениеләре җитәкчеләренең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин, мунчаның шундый көнне өлкәннәр өчен 3кә кадәр генә эшләве — ЧП, моны шулай кабул итәргә кирәк, диде. «Комбытсервис» җитәкчесе алардан суны кызганганмы, бик күп акча югалтам дип курыкканмы әллә, әмма социаль җаваплылык социаль бизнес җилкәсендә дә икәнне онытырга ярамый. Бу хәлләрдән соң, аның аяк астындагы җир янарга тиеш, югыйсә», — дип зур канәгатьсезлек белдерде мэр. Шулай ук шәһәр Башкарма комитетына һәм социаль яклау мәсьәләсендә җаваплы түрәләргә дә, алар кая караган, дип шелтә эләкте, дип хәбәр итә «Татар-информ»

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел