Бүген 14:00 вакытта «Мәрҗәни» мәчетендә «Гасыр абыстайлары» исемле кичә узачак. Мәҗлескә хөрмәтле абыстайларыбызны олылап, рәхмәт хатлары белән мөфти Илдус Фәйзов, Иран илчелегеннән һәм төрле җәмәгать оешмаларыннан вәкилләр киләчәге мәгълүм. Шулай ук «Тархан» оешмасы хатын-кызлары да бүләкләр белән биредә булачак.
«Без бу бәйрәмгә Мөхлисә Буби исемендәге бүләк әзерләдек. Һәм ул быел беренче тапкыр Рәшидә абыстай Исхакыйга тапшырылачак», — дип белдерде «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина. Аның әйтүенчә, бу вакыйганың нәкъ менә бу көннәрдә үткәрелүе Укытучылар бәйрәме, Олыларны хөрмәтләү көне белән дә бәйле. «Буыннар алмашын тоташтырып, бүгенге көнгә кадәр Ислам учагын сүндермичә, яшьләребезгә динебезнең күркәм якларын күрсәтә белүче абыстайларыбызны хөрмәтләү бөек гамәл», — ди Әлмира апа.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел