Бу көннәрдә Халыкара хаҗ кылу үзәге «Идел Хаҗ»да җаҗиларны сәфәргә озата баручы табиблар очрашуы булды.«Идел Хаҗ» генераль директоры Аяз Мингалиев Изге урыннардагы дини карашлар хакында аңлатма биреп үтте, ә табиблык ярдәме белән тәэмин итү җитәкчесе Шамил Галиев үзенең хезмәттәшләренә әлеге шартларда ярдәм күрсәтүнең нечкәлекләре хакында бәян итте.2011 елда хаҗиларны Сәламәтлек саклау министрлыгыннан расланган 7 тәҗрибәле табиб озата барачак. Әлеге табибларның җитәкчесе булып, медицина фәннәре кандидаты, Пиртәч районының Үзәк хастаханәсе хирургы Мөслим Гайнанов сайланган.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, хаҗда эшләү өчен мөселман табилары чакыртылган. Бу хаҗилар өчен аеруча да мөһим. Моннан тыш, табиблар медицина өлкәсендә тәҗрибәле белгечләр дә булып тора. Сәфәргә кузгалучы табиблар арасында «Ашыгыч ярдәм»дә эшләүчеләр дә бар. Бу исә тиз арада, нәтиҗәле ярдәм күрсәтә белүчеләр һәр вакыт хаҗиларның янәшәсендә булачак дигән сүз. Табибларның киеренке шартларда үзләрен тота белү факторы да каралган. Чөнки хезмәт күрсәтү юлда, кайбер уңайсыз шартларда да башкарылачак. ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгы табибларны кирәкле дарулар белән тәэмин итәчәк. Димәк, белгечләргә бар әзерлек белән изге сәфәргә кузгалырырга әзер булачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел