Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының аттестация комиссиясе беренче һәм югары квалификация категорияләренә гаризалар кабул итә башлый. Гаризалар 11 октябрьгә кадәр кабул ителә. 6 октябрьгә кадәр гаризаларны округ комиссияләре кабул итте.
Татарстан укытучылары 2011 елның 5 сентябреннән башлап он-лайн режимында да профессиональ тестлар уза ала. Әлеге тестларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан табарга мөмкин.
Беренче категория алу өчен — 70, югары категориягә 80 балл тупларга кирәк. Әгәр җыйган балларның саны канәгатьләндермәсә, тестны 14 көннән яңадан узарга мөмкин.
Предмет укытучылары квалификация сынауларын Бердәм дәүләт имтиханы форматында үтә.
Казан белем бирү порталында «Педагогик кадрларны аттестацияләү» дип исемләнгән форум эшли. Аттестация буенча тәҗрибәле методистлар һәм белгечләр бөтен кызыксындырган сорауларга җавап бирә, дип хәбәр итә «Татар-информ»

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде