1994 елдан бирле йөздән артык илдә, 5 октябрь укытучылар көне, дип билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә, 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» — дигән җыен үтүе сәбәпче булып тора. Нәтиҗәдә ЮНЕСКО вәкилләре һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан «Укытучы статусына кагылышлы тәкъдим»гә кул куела.
Рәсәй 1994 елдан бирле бу бәйрәмне 5 октябрь билгеләп уза, ә аңа хәтле ул айның беренче ял көненә туры китереп үткәрелә иде. Бу йола Әзербайҗан, Белорусия, Казахстан, Кыргызстан, Латвия Украинада әле һаман да сакланып калган.
Укытучының хезмәте бик тә авыр. Шуңа да соңгы елларда кадрларга кытлык кичерелә. Моңа бу хезмәттә рухи һәм физик яктан талчыгу, уңайлы эш шартлары булдырылмаган булу, штатта кыскартулар күзәтелү сәбәп булып тора.
Ни генә булмасын, укытучы ул мәртәбәле һөнәр. Чөнки яшь зурлыгына карамастан, һәр кеше күңелендә беренче укытучысы, яраткан фәненең серләренә төшендерүчесе тирән эзләр калдырган һәм күпме генә гомер үтсә дә, мәктәп еллары хатирәләрен яңартучы истәлек булып хезмәт итә.
Шул форсаттан файдаланып, кадерле укытучыларыбызны авыр һәм мактаулы хезмәтләре белән тәбрик итәбез! Аларга, ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы һәм хәерле озын гомер телибез.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел