Спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйни сүзләренчә, «Үлеп яратты» спектакле — иманлы кешенең көче турында
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа 106 нчы сезонында Ркаил Зәйдулланың татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче мөфти Мөхлисә Бубига багышланган «Үлеп яратты» дип исемләнгән пьесасын сәхнәләштерәчәк. Премьераның режиссеры — яшь талант иясе Илгиз Зәйниев.
Сталин репрессияләре корбаны булган, төрмәдә атып үтерелгән Мөхлисә Буби ролендә — Нәҗибә Ихсанова һәм Дания Нуруллина.
Ркаил Зәйдулланың бу әсәре «2010 елның яңа татар пьесасы» конкурсында ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде. Премьера «Һөнәр» дип аталган яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында декабрь аенда булачак.
Ркаил Зәйдулла ни өчен Мөхлисә Буби язмышына мөрәҗәгать иткән соң? Бүген театрның 106 нчы сезоны ачылуга багышланган матбугат очрашуында бу сорауга җавап биреп, әлеге темага мөрәҗәгать итүнең сәбәбе бүген мәгариф өлкәсендәге вәзгыятькә бәйле булуын әйтте.
Ул тарихта нык эз калдырган Мөхлисә Бубиның абыйлары белән берлектә татар халкы тормышында зур эз калдырганлыгын, алар оештырган Иж Бубый мәдрәсәсендә безнең генә түгел, башка милләт балалары да белем алуын билгеләп үтте. Мәдрәсәнең программасының бигрәк тә гуманитар юнәлештә бүгенге югары уку йортлары программасыннан аерылмавын белдерде.
Ркаил Зәйдулла Мөхлисә Буби гомеренең соңгы көннәрен төрмәдә уздыруын, анда вакытта беркемне дә сатмавын һәм иманлы килеш үлеп киткәнлеген әйтте. Мөхлисә Бубиның татар хатын-кызларына үрнәк булырлык шәхес булуын белдерде.
Спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйни сүзләренчә, әлеге спектакль — иманлы кешенең көче турында. «Бу тема безнең драматургия өчен әле яңа. Ул тамашачылар өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз», — диде режиссер.
«Татар-информ"нан алынды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел