Очрашуны Рөстәм хәзрәт Хәйруллин дини гыйлемнең фазыйләтләре турындагы вәгазь белән ачып җибәрде
Бөгелмә үзәк мәчетендә башлангыч мәдрәсә үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Беренче оештырылган укучылар җыелышында 50дән артык кеше катнашты. Очрашуны Рөстәм хәзрәт Хәйруллин дини гыйлемнең фазыйләтләре турындагы вәгазь белән ачып җибәрде. Соңыннан дәресләрне үткәрү тәртибе турында сөйләштеләр.
Җыелыш ахырында Аллаһы Тәгаләдән файдалы һәм бәрәкәтле гыйлемнәр сорап дога кылынды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге.
Билгеле булганча, быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан мәчет каршындагы берьеллык курслар өчен программалар эшләнде. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов сүзләренчә, уку процессын бердәм рәвештә шушы программалар нигезендә алып барырга кирәк булачак.
Татарстан мөфтиятенең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов сүзләренә караганда, алга таба район һәм шәһәр мәчетләре каршындагы өчьеллык курслар өчен программалар эшләнә. Соңгылары тиз арада басылып чыгар дип көтелә.
"Татар-информ"нан алынды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел