Җөмһүриятебезнең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанның демографик халәтендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. 2011 елның гыйнварыннан августына аралыгында туучылар саны бакыйлыкка күчүчеләрнекеннән артып китүе билгеле.
Анализлаган чорда 32665 бала тууы һәм 31978 кеше фани дөньядан китүе мәгълүм (үткән елның шул ук вакыт аралыгында бу сан 31974 кә 34103 чагыштырмасында булган).
Кан йөреше начарлану аркасында вафат булучылар саны 12 процентка, инфаркт миокардадан 4,9 процентка, церебраль параличтан 8,7 процентка үлү очраклары кимегәне билгеле.
Яшь балаларның гомере өзелү очрагы 7 процентка кимеп, 1 мең туучыга 5,3 не генә тәшкил итә. Ана кешеләрнең үлеме дә 2,4 процентка түбәнәеп, 100 мең кешегә 12,2 генә туры килүе хакында мәгълүмат билгеле булды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел