“Бүген ТР мәгариф системасында 50 меңнән артык талантлы педагог эшли”, - Альберт Гыйльметдинов
ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов укытучыларны, тәрбиячеләрне, өстәмә һәм һөнәри белем бирүче педагогларны, ветеран укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре – Укытучы көне белән котлады.
“Халыкара Укытучылар көнендә сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Бүген ТР мәгариф системасында 50 меңнән артык талантлы педагог эшли. Республиканың һәр икенче укытучысы дәүләт һәм тармак бүләкләренә ия. Без алар белән горурланырга хокуклы.
Укытучыга беркайчан да җиңел булмады. Тормыш сезгә һәрвакыт югары таләпләр куйды. Бүген алар күп тапкыр артты. Без яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә укый һәм укытуны дәвам итә алмыйбыз: мәгарифне модернизацияләү бара, ул үзгәрә, яңа мәгариф стандартлары кертелә. Заманча компьютер классы, бернинди инновацияләр дә педагог талантын, осталыгын алмаштыра алмый. Нәкъ менә сез Шәхес формалашуда беренче булып торасыз, чөнки булачак табиблар, төзүчеләр, инженерлар, очучылар һәм космонавтлар бүген парта артында утыра. Сез безнең балаларны фикерләргә, карарлар кабул итәргә һәм җаваплы булырга өйрәтәсез. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсе булып амбициоз һәм иҗат белән кызыксынучы яшьләр үсә, алар хыялланып кына калмый, ә аларны чынга да ашыра.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Яшь буынны тәрбияләү кебек авыр хезмәтне үз иткән мәгариф өлкәсе ветераннарын аеруча котлыйсым килә. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим.
Киләчәктә безне зур һәм авыр эш көтә. Мәгариф хезмәтләре яңа дәрәҗәгә чыксын, көндәшлелеккә сәләтле, илнең инновацион үсеш бурычына туры килсен өчен күп көч куярга кирәк булачак. Куелган бурычларны башкара алачакбыз дип ышанам. Моның өчен безнең педагогларның кирәкле потенциалы бар.
Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, гаилә бәхете, тынычлык телим! Бәйрәм белән!” - диелгән министр котлавында, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел