Һәр елның 1 октябрендә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне иҗтимагый оешмалар һәм фондлар төрле хәйрия акцияләре, фестивальләр оештыра. Өлкән буын вәкилләренең мәнфәгатьләренә багышланган конференцияләр уза.
Казандагы Каюм Насыйри музеенда 1 октябрьдә Вахитов районы картлары белән очрашу булачак. Бирегә шәһәр мәчетләренә йөрүче аксакаллар һәм акъяулыклы әбиләр килер дип көтелә.
XIX гасырның татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри бар гомерен халыкка аң-белем бирүгә багышлаган, үз милләт балаларын алдынгы карашлы шәхесләр итеп күрергә теләгән. Педагог укучыларына миһербанлылык, кылган гамәлләре өчен җавап бирә алырлык кыю, инсафлылык сыйфатлары бирергә омтылган. Бу төшенчәләр аның әсәрләрендә дә киң чагылыш тапкан, дип яза Интертат.ру. Музейга куелган экспонатлар да нәкъ шушы хакта бәян итә. Лекция залында кунаклар «Борынгы Казан» дип исемләнгән фотокүргәзмәне тамаша кыла алачак.
Музей белән танышканннан соң кунакларны бәйрәм концерты көтә. Биредә Ветераннар хоры чыгышы һәм баянга кушылып халык җырлары яңгыраячак, ди чараны оештыручылар. Чәй табыны янында милли ризыклардан авыз итү дә каралган.
Ә «Хәтер бакчасында» музей кунаклары фотога төшә алачак. Көзге матур күренешләр һәр кунакның күңеленә хуш килер, дип ышандыра музейчылар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел