Кичә Казанда «Бүгенге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы» дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтә. Конференцияне ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Конференциянең максаты — мөселман хатын-кызын борчыган мәсьәләләрне яктырту һәм бергәләп аларның чишелеш юлларын эзләү һәм табу.
Җыенда Коръәннең рус телендәге тәфсирен (аңлатмасын) эшләгән Валерия Порохова, «Әл-Вәсатыйа» үзәге директоры урынбасары Галина Хизриева, «Россия» телеканалында «Мөселманнар» телепрограммасын алып баручы Динара Садретдинова, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова, Мәскәүдә чыгучы «Мусульманка» журналы вәкилләре катнаша.
Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәйзов, конференциядә катнашучыларны сәламләп, хатын-кызларның җәмгыятьтә зур урын биләвен билгеләп үтте. Пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в. вакытында да, үзгәртеп кору җилләре исә башлагач та, хатын-кызларның күпләп дингә килүен белдерде. Бик күпләрнең остазы Рәшидә абыстай Исхакый, мөслимәләрнең яулык бәйләгән килеш фотога төшү хокукына ирешкән Әлмира Әдиятуллинаның хезмәтләрен хөрмәтләп искә алды.
ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева «Бүгенге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы» дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең бик вакытлы уздырылуын билгеләп үтте. Хәзерге җәмгыятьтә нәфис затларның үз урынын табу, аның мөмкинлекләрен файдалану, аның үз-үзен ничек хис итүенә кагылышлы мәсьәләләрнең көн үзәгендә торуын әйтте.
Премьер-министры урынбасар үз чыгышында татар хатын-кызларын белемле итү юлында зур эш башкарган Мөхлисә Буби һәм Фатыйха Аитоваларны искә алып, аларның хәзерге мөслимәләр өчен үрнәк булып торуын ассызыклап үтте.
Зилә Вәлиева бүгенге мөселман хатын-кызларының да актив позициядә торуын, мөселман хатын-кызларын берләштерүче «Мөслимә» һәм ТР мөслимәләр берлеге кебек оешмаларның үз эшләре белән танылуын билгеләп үтте. Ул мөслимәләрне, бөтен көчне берләштереп, социаль бурычларны хәл итү юнәлешендә эшләргә чакырды. Моның мөслимәләрне иҗтимагый эшкә тартуда беренче баскыч булуын белдерде.
ТР Президентының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин билгеләп үткәнчә, бүгенге конференция җәмгыятьнең төрле өлкәләрен берләштерә: бу мөслимәләр белән бәйле мәсьәләләрнең көн үзәгендә торуын күрсәтә. Марат Гатин сүзләренчә, игелеклелек, ярдәмчеллек һәм башка шундый әхлакый кыйммәтләрне нәкъ менә хатын-кызлар үзендә йөртә, башкалар күңеленә дә сала. Ә глобальләшү чорында бу кыйммәтләр артка китә бара. Марат Гатин бу нисбәттән мөслимәләрне Татарстан мөфтияте белән берлектә уртак проектлар эшләүдә катнашырга чакырды.
Конференциядә феминизм (хатын-кызларга формаль яктан ирләр белән тигез хокук бирүне максат итеп кую), эмансипация (азатлык), гаилә-никах мөнәсәбәтләренә һәм хәзерге заманда мөселман хатын-кызының урынына, Ислам, сәясәт һәм хатын-кызларның роленә, мөселман кыйммәтләрен таратуда һәм Исламга уңай караш формалаштыруда Ислам массакүләм мәгълүмат чараларының роленә багышланган чыгышлар да көтелә.
«Татар-Информ»

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел