29 сентябрьдә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты бинасында «Бүгенге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы» дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк. Конференцияне ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Конференциянең максаты — мөселман хатын-кызын борчыган мәсьәләләрне яктырту һәм бергәләп аларның чишелеш юлларын эзләү һәм табу.
Җыенда Коръәннең рус телендәге тәфсирен (аңлатмасын) эшләгән Валерия Порохованың, «Әл-Вәсатыйа» үәге директоры урынбасары Галина Хизриеваның, «Россия» телеканалында «Мөселманнар» телепрограммасын алып баручы Динара Садретдинованың, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Зарипованың, Мәскәүдә чыгучы «Мусульманка» журналы вәкилләренең катнашуы көтелә.
Конференциядә феминизм (хатын-кызларга формаль яктан ирләр белән тигез хокук бирүне максат итеп кую), эмансипация (азатлык), гаилә-никах мөнәсәбәтләренә һәм хәзерге заманда мөселман хатын-кызының урынына, Ислам, сәясәт һәм хатын-кызларның роленә, мөселман кыйммәтләрен таратуда һәм Исламга уңай караш формалаштыруда Ислам массакүләм мәгълүмат чараларының роленә багышланган чыгышлар көтелә. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел