Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән Валерия Порохова Казанга килә. 29 сентябрьдә сәгать 10.00да ТДГПУның конференция-залында «Бүгенге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы» исемендәге Русиякүләм фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Конференцияне ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Үткәреләсе чараның катнашучылары арасында Валерия Порохова, Резеда Мөхәммәтшина, Динара Садретдинова, Миләүшә Айтуганова кебек дин һәм җәмәгать эшлеклеләр да бар. Конференциянең шәрәфле кунаклары - Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллаина.
Конференциядә феминизм (хатын-кызларга формаль яктан ирләр белән тигез хокук бирүне максат итеп кую), эмансипация (азатлык), гаилә-никах мөнәсәбәтләренә һәм хәзерге заманда мөселман хатын-кызының урыны темасына докладлар белән чыгыш ясаячаклар.
Конференциянең төп максаты - мөселман хатын-кызын борчыган мәсьәләләрне яктырту һәм бергәләп аларның чишелеш юлларын эзләү, табу.
Татар Заманы

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел