Самар төбәгендә йөзгә якын мәхәллә, йөзгә якын мәсҗед, йөзгә якын мулла. Динебез Исламны тотарга тулы иреклек бирелгән. Алай да татарлар салган гыйбадәтханәләрдә күпчелектә икенче милләт кешеләре намаз укый. Ни өчен татар һаман намазлыктан курка? Шул турыда яшь хәзрәт Талип Яруллин белән сөйләшәбез.
– Хәзрәт, җомга намазларына Кавказ, Азия халыклары ябырылып килә. Шул ташкында татарлар югалып кала. Сәбәбен нидә күрәсез?
– Социализм чорында җылы якларда дин сакланды, ә Русиядә динебезне корыттылар. Халкыбызның асыл гореф-гадәтләреннән биздерделәр, ата-анага, олыларга хөрмәт калмады.
Олыларның кадерен белмәгән буын динле була алмый. Ләкин дә өмет бар. Мин хезмәт иткән Иске мәсҗедкә 15-30 яшьлек татарлар агылып килә башлады. Шул динсез ата-аналарның балалары бүген намазлыкта. Балаларыннан оялып инде аталары намазлыкка баса башлады.
Азия, Кавказ халыкларында ата-ананы, олыларны хөрмәтләү көчле. Бу сыйфат электән килә. Бездә «Дога алу» төшенчәсе тик дин сакланган гаиләләрдә генә калды. Бездә балаларга белем бирделәр, ә тәрбия читтә калды. Хәзер шуның җимешен урабыз.
– Бүген төп бурычны нидән күрәсез?
– Бердәмлек җитми. Бер хуҗа кирәк. Буйсына белү сыйфаты җитми. Динебез Ислам кануннары буенча яшәп, асыл гореф-гадәтләребезне саклап гомер итә башласак, татар иң көчле милләт булачак.
Без булган мөмкинлекләрне эшкә җигәргә тиешбез. Моның өчен иң элек аракыдан арынырга кирәк. Тик айнык баш белән эш итәргә кирәк, яшәргә кирәк. Тел һәм дин бергә барганда гына, нәтиҗә көтәргә була. Телен белмәгән кеше — китек кеше.
– Дини кадрлар белән ничек?
– Шәһәрдә ул кытлык юк. Авылларда яшь муллага яшәү читен. Көне буе дөнья куган мулланың көче дөньялыкка китә. Ә ул бертуктаусыз халык белән эшләргә тиеш.
Татарстанда мөхтәсибләргә түли башладылар. Хәерле эшнең башы булсын. Русия күләмендә дин әһелләренә хезмәт хакы булачак дигән хәбәр дә бар.
– Самарда бик күпләр катнаш никахта. Алар безнең динебезне кабул итәме, безнеңчә яшиме?
– Бик сирәкләр. Шул ук вакытта саф урыс гаиләсендә үскәннәр исламны кабул итә һәм этник мөселманга караганда да динебезгә бирелебрәк хезмәт итә.
– Безнең динне кабул иткән урыслар моның сәбәбен ни белән аңлата?
– Исламдагы пакълык, кешеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәт аларны безнең арага китергән.
– Самар җирлегендә динебез бер урында торамы, әллә үсештәме?
– Әлхамдүлилләһи шөкер, үсештә һәм әйтергә кирәк өметле үсештә.
Хәбәр итә azatliq.org

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел