Дәүләт дини экстремизм кебек күренешләргә каршы көрәшү чарасы буларак республикада динара мөнәсәбәтләрне ныгытырга тели. Төрле дини оешмаларның даими элемтәсен, үзара эшчәнлеген булдыру юллары карала.
Республикада дини экстремизм кебек күренеш зур актуальлек алмаса да, яшьләр арасында башка дингә карата кискен карашта торучылар аз түгел. Дәүләт исә дини экстремизм очракларын булдырмау өчен динара татулыкны ныгыту юлларын ачыклый.
Республикадагы күпчелекне тәшкил иткән мөселман белән христиан дине яшьләре дә динара татулыкны ныгыту өчен зур активлык күрсәтә икән. Быел төрле дин вәкилләре катнашкан махсус очрашулар үткәрелгән. Ике дин яшьләре хакимият вәкилләре белән очрашуны сорап, депутатлар корпусына үзләре үк мөрәҗәгать иткән.
Динара дуслыкта яшьләр активлык күрсәтә
Нәтиҗәдә, дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов белән очрашуда мөселман һәм христиан яшьләре уртак теләкләрен белдергән. Алар спиртлы эчемлекләрне, тәмәкене урта һәм югары уку йортлары тирәсендә сатмауны, уку йортларында махсус гыйбадәт бүлмәләрен булдыруны сораган.
Бу көннәрдә исә «Татмедиа» агентлыгында да төрле дин оешмалары вәкилләре катнашкан очрашу үткәрелде. Әлеге очрашуда мөселман белән христиан гына түгел, ә башка дини оешмалар вәкилләре дә катнашты, дип яза «Азатлык»
Биредә нәкъ динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, бергәләп дини экстремизмга каршы көрәшү, массакүләм мәгълүмат чараларында динара мөнәсәбәт чагылышы, динара элемтәләрдә чит ил тәҗрибәләре турында сөйләшү булды.
Очрашуга килгән Казанның яһүдиләр оешмасы вәкиле Евгения Сонц әйтүенчә, бүген кешеләргә дини гыйлем җитми. Дини экстремизм күренешләре дини гыйлем булмаганлыктан килеп чыга, ди ул.
Очрашуда тәкъдим ителгәнчә, Татарстанда динара мөнәсәбәтне ныгыту өчен массакүләм мәгълүмат чараларында динара дуслыкны яктыртуны арттыру, халыкта динара дуслыкны уңай күренеш итеп таныту зарур.
Шул ук вакытта әлеге дуслыкны тормышка ашыру әһәмияте дә ассызыкланды. Моның өчен республикадагы төрле дини оешмаларның даими рәвештә үзара эшчәнлеген алып барырга, дини нигезләргә кагылмыйча, җәмгыятьтәге эчкечелек, наркомания кебек күренешләргә каршы көрәшергә тәкъдим ителде.
«Динара дуслык — экстремизм белән көрәшүнең бер чарасы»
Казан епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Александр Хохлов әйтүенчә, дөреслектә экстремизм проблемын чишү юллары юк һәм динара мөнәсәбәтләрне, татулыкны тагын да ныгыту дини экстремизм кебек күренеш очракларын азайту гына булачак.
Очрашуда динара мөнәсәбәтләргә кагылышлы чит ил тәҗрибәсе дә каралды. Мисалга Франциядә мөселман белән христиан яшьләре даими очрашып, төрле темаларга сөйләшүләр үткәрүе китерелде.
Мондый күренешләр башка Көнбатыш илләрендә дә күзәтелә икән. Аның каравы Татарстан да кайбер илләргә, мәсәлән, Германиягә, динара мөнәсәбәттә үрнәк була ала, диелде очрашуда.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел