Белоруссия мөселманнары яңа мөфти сайлады. Әлеге вазыйфага Республика Диния нәзаратының элекке башлыгы Исмәгыйль Вороновичның улы — Гали сайланды.
Исмәгыйль хәзрәт үзе исә күптән түгел генә вафат булды. Бүген мөселманнар җыенында аны искә алып дога укылды.
Яңа мөфтине сайлауга килгәндә, әлеге вазыйфага бердәнбер намзәт тәкъдим ителгән иде. Ул да булса — Гали Воронович.
Гали хәзрәт 1968 елда Минскида татар гаиләсендә дөньяга килә. Белоруссия политехника институтын тәмамлагач, инженер булып эшли. Дини өлкәдә 90 нчы еллардан бирле мәгълүм, дип яза «Азатлык». Башта республика Диния нәзаратының сәркатибе вазыйфасын башкара, соңрак имам-хатыйб була. Хәзерге вакытта Гали Воронович Русия Ислам университетының теология факультетында белем ала.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде