«Идел-хаҗ» төбәкара хаҗ мәркәзе хаҗ кылучыларның китапханәсен тагын бер китапка баетты: хаҗ кылучыларның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, «Хаҗ кылучы кулланмасы (Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ һәм гомрә. Йолаларны үтәү кагыйдәләре). 2 нче өлеш» брошюрасын чыгарды. Хаҗ кылучыларга уңайлы булсын өчен, ул рус һәм татар телләрендә чыгарылган.
Хаҗ мәркәзеннән алынган хәбәрләргә караганда, «Хаҗ кылучы кулланмасы»ның беренче өлешендә хаҗны оештыруга кагылышлы мәгълүмат бирелсә, брошюраның икенче өлешендә хаҗны кылу йолаларына зур урын бирелә.
Хаҗ кылучыларга тәкъдим ителә торган әдәбиятның үзенчәлеге шунда: монда хаҗны имам Әбү-Хәнифә мәзһәбе буенча кылу кагыйдәләре бирелә, дип яза «Татар-Информ». Бу Татарстан, аерым алганда, «Идел-хаҗ» мәркәзе аша хаҗга китүчеләрнең күпчелеге — Хәнәфи мәзһәбендә, дип белдерә мәркәзнең матбугат хезмәте. Әлеге китап ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан да расланган.
Бу кулланма «Идел-хаҗ» мәркәзе аша хаҗга баручыларның җыелмасына керә һәм хаҗиларга бушлай бирелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел