Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами фиркасе эшчәнлеге туктатылган. Бу хакта ФСБның Уфадагы матбугат үзәге хәбәр итте.
ФСБ матбугат үзәге хәбәренә караганда, Русиянең югары мәхкәмәсе тарафыннан тыелган бу фирка эшчәнлегенә бәйле өч кешелек төркем тоткарланган.
Алар сепаратчыл карашлы аңлату эшләре алып барган, Русиянең дәүләтчелеген һәм төзелешен үзгәртү коткысы тараткан диелә. 25-35 яшьләрдәге бу кешеләрнең фатирларында тыелган басмалар һәм электрон язмалар табылганы әйтелә. Төркем әгъзалары кулга алынмаган, алардан беркая да китмәү турында имза куйдырганнар.
Шушы төркем бүгенге көндә тикшерү изоляторында тотылган Мансур Шәрипов белән дә бәйләнештә булган дип хәбәр ителә. Мансур Шәрипов — Башкортстан дәүләт университетының филология факультетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, «Рамазан» төрки-милли агарту оешмасы рәисе, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәриповның улы.
Мансур Шәрипов агымдагы елның апрелендә Уфада иминлек хезмәтенең республика бүлекчәсе башы Виктор Палагинга каршы узган урам җыенында ясаган чыгышыннан соң кулга алынган иде. Аның фатирында тентү вакытында тыелган басмалар да табылуын хәбәр иткән иделәр.
Интернетны авызлыклау бара
Башкортстан прокуратурасы интернет сәхифәләрне тикшереп, экстремистик эчтәлекле язмалар булуын ачыклаган. Террор гамәлләрен аклаган, милли һәм дини күралмаучылыкны, дошманлыкны пропагандалаган биш язма табылган. Алар экспертлар тарафыннан экстремистик дип табылган. Шул язмаларны тәкъдим иткән республика халкын интернет белән тәэмин итүче тугыз провайдердан әлеге канун бозуларны туктату таләп ителгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел