24 сентябрь көнне Казан базарларында традицион көзге авыл хуҗалары ярминкәләре башлана. Икътисади үсеш комитеты хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясе 9 сәүдә мәйданында тәкъдим ителәчәк.
Совет районында ит һәм сөт продукциясен, бәрәңге, яшелчә, ярмаларны, макарон һәм башка продукцияне Совет урамы буенча 18 йортта (Дәрвишләр торак массивы) һәм Зәкиев урамы буенча («Азинский Галс» базары янындагы территория) сатып алырга мөмкин булачак.
Идел буе районында авыл хуҗалыгы продукциясе Җиңү проспекты буенча 48а йортта («Чулпан» территориясе), Яңа Савин районында — Адоратский урамы буенча 21 йортта («Яңа Савин районының күпләп һәм берәмләп сату базары» ААҖ янындагы территория), Мәскәү районында — Ш.Усманов урамы буенча 1 йортта («Мәскәү базары» ААҖ янындагы территория) тәкъдим ителәчәк.
Авыл хуҗалыгының ике мәйданы Киров районында урнаша: Краснококшайск урамы буенча 150/2 йортта («Ягодная Слобода» сәүдә үзәге бинасы янында) һәм Горький Шоссесы буенча 49 йортта (Агросәнәгать комплексы территориясе).
Вахитов районында ярминкә - Чехов базарында, Авиатөзелеш районында Дементьев урамы буенча 39 йортта (123 нче профессиональ лицей янындагы территория) уза.
Ярминкәләр 3 декабрьгә хәтле атна саен шимбә көнне узачак. Ярминкәләрдә Татарстан районнарының авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, шулай ук республиканың агросәнәгый комплекс предприятиеләре катнаша дип хәбәр итә KZN.RU.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел