«Алтын куллар» өчен белдерү
Сез бик оста чигәсез, бәйлисез, киемнәр тегәсез, агачтан сыннар яки төрле җиһазлар ясыйсыз, рәсемнәр, сәнгать әсәрләре иҗат итәсезме? Кул эшләрегезне башка бик күп кешеләр күреп сокланамы? Шөгылегез матди файда да китерсен дисезме? Югарыдагы сорауларга «Әйе» дип җавап биргәнсез икән, www.tatbrand.ru интернет-каталогы нәкъ сезнең өчен эшли булып чыга.
Tatbrand.ru интернет-каталогы милли сувенирлар җитештерүчеләргә ярдәм итү, татар мәдәниятен популярлаштыру, халык-сәнгать кәсепләренә булышлык күрсәтү максатыннан эшләнде. Алтын куллы осталар, үзләренең эшләнмәләрен әлеге он-лайн каталогта урнаштырып, иҗат җимешләрен сата ала. Моның өчен tatbrand@yandex.ru адресына кул эшләре турында мәгълүмат җибәрү генә сорала (фотосы, параметрлары, бәясе һәм эшләп бирүчесе белән элемтәгә керү чарасы). Шуннан соң кул эшләрегез сайтта урын алачак һәм татар сувенирларын эзләүчеләр, аларны сатып алу өчен, шәхсән үзегез белән элемтәгә керәчәк.
САЙТ САТУЧЫЛАРГА ДА, САТЫП АЛУЧЫЛАРГА ДА БУШЛАЙ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТӘ.
Туганнарыгыз, дусларыгыз, авылдашларыгыз, танышларыгыз арасында осталар бар икән, аларны www.tatbrand.ru белән таныштырыгыз. Анда:
- Рәсемнәр,
- Бизәнү әйберләре,
- Киемнәр,
- Бәйләү-чигү,
- Күн эшләнмәләре,
- Агач эшләнмәләре,
- Керамика,
- Уенчыклар,
- Аш-су
һәм башка бүлекләр дә бар. Үзегезгә туры килердәен үзегез сайлап алыгыз.
Матбугат.ру

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел