22-30 сентябрь көннәрендә Татарстанда Башкортстан мәдәнияты көннәре оештырылачак.
Чараның тантаналы ачылышы 22 сентябрьдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында була. Анда Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов, Башкортстан хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Сергей Афонин, Премьер-министр урынбасары — Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаев һ.б. катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министры сайты.
Татарстанда Башкортстан мәдәнияты көннәре барышында бик күп кызыклы чаралар оештырыла. Аларның һәрберсе башкортларның мәдәни байлыгын чагылдырачак. Башкортстан сәнгатькәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт, Башкортстан Милли музее фондында сакланучы экспонатлардан гыйбарәт күргәзмә, «Башкортстан — Евразия мәрҗәне» дигән фоткүргәзмә, башкорт милли ризыкларын авыз итү кичәләре, башкорт басмаларын һәм декоратив сәнгать, халык иҗаты үрнәкләрен тәкъдим итү — болар барысы да татарстанлыларга күңелле мизгелләр бүләк итәр, дип фаразлана.
24 сентябрьдә Г.Камал театры бинасында Стәрлетамак башкорт дәүләт драма театрының «Кыз урлау» спектакле күрсәтелә. 27-30 сентябрь көннәрендә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Салават исемендәге башкорт дәүләт драма театрының гастрольләре узачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел