12 октябьдә, татарның күренекле дин әһеле, галим Габделхак хәзрәт Саматовның туган көне уңаеннан, «Икенче Саматов укулары» оештырылачак. Әлеге форумда хәнәфи мәзһәбе өйрәтүләре, ислам тарихы, татарлардагы мөселман мәдәниятенең этник һәм төбәк үзенчәлекләре, Габделхак хәзрәт Саматовның дини өйрәтмәләре һәм күпкырлы эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралачак, дип яза Интертат.ру.
«Беренче Саматов укулары» 2010 елда, ягъни татар халкының күренекле дини тәгълиматчысы, Татарстанның беренче казые Габделхак Саматовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган иде. Бүгенге көндәге имамнарның һәм дин әһелләренең бер өлеше — нәкъ менә Габделхак хәзрәтнең шәкертләре.
Әлеге форум кысаларында Г.Саматов исемендәге «Рухи мирас» премиясен тапшыру күздә тотыла. Бәйгедә катнашырга теләгән дини һәм иҗтимагый мөселман оешмалары гаризаларны info@dumrt.ru Әлеге e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, аны карар әчен Сезгә Javascriptны кабызырга кирәк. адресына җибәрә алалар. Премияләр ТҖ МДН комиссия әгъзалары тарафыннан билгеләннәчәк.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде