Дүшәмбе — 19 сентябрьдә Казан шәһәрендә имамнарның белемен күтәрү үзәге ачылу тантанасы булып узды. Әлеге үзәк Татарстан мөселманнарының чираттан тыш бишенче корылтае карары белән Россия ислам университеты базасында оештырылды.
Үзәкне ТҖ МДН мөфтие Илдус Фаизов, РИИ ректоры Рафик Мухаметшин һәм Татарстан президенты каршындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатин ачып җибәрделәр.
Рафик Мухамедшин: "Белем күтәрү үзәге бик мөһим әйбер. Булган белемнәрне яңартырга кирәк, яңа китаплар барлыкка килә тора, яңа идеялар. Әлбәттә, төп белемнәр, фикерләр шул ук булып кала, тик туган сорауларга җаваплар биреп бару кирәк, тәҗрибә белән уртаклашып торырга», -дип белдерде.
Ике атналык әлеге курсларны республиканың барлык имамнары да ел ярым эчендә үтәргә тиеш.. Әлегә имамнарны белемнәре буенча 3 төркемгә бүлделәр:
1 Махсус дини белеме булмаганнар;
2 Төп дини белемне мәдрәсәдә алганнар;
3 Белемнәрен чит илдәге дини уку йортларында алган имамнар.
Уку-укыту процессын ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчеләре һәм Россия ислам университеты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укытучылары алып барачак.
Үзәк бинасында уку өчен барлык шартлар да тудырылган. Белем күтәрү курсларын беренчеләрдән булып Буа мөхтәсибәте имамнары үтәчәк, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел