2011 елның 16 сентябрендә Балык Бистәсенең Тәберле Чаллысы һәм Биектау авыллары хуҗалыкларыннан гошер сәдакасы җыеп алынды. Җыелган уңыш якын көннәрдә мохтаҗларга таратылачак. Бистәлеләр гошер сәдакасын елдагыча мулдан җыйганнар иде. Бүген Тәберле Чаллысы авылыннан гына да 70 капчык бәрәңге Казандагы «1000 еллык мәдрәсә»гә озатылды. Әлеге фарыз гамәлне үтәүдә авыл халкы бик теләп һәм зур активлык белән катнаша икән.
Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов: «Агымдагы атнада районның Җәмигъ мәчетендә барлык район имамнарының җыелышы үтте, биредә гошер сәдакасы турында да сүз кузгатылды. Якын көннәрдә башка авыллардан да гошер сәдакаларын җыеп бетерәчәкләр, Аллаһы боерса, без аларны мохтаҗларга тапшырырбыз», дип ассызыклап үтте.
Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге җитәкчесе Илшат Насибуллин гошер сәдакасын җыеп тапшыруны тиешенчә оештырган, авыллардагы ислам динен үстерүгә үзләреннән өлеш керткән имамнарга Диния нәзарәте исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.ТҖ МДН

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде