Җәмигъ мәчете бульдозер белән җимертелгәч, Мәскәү татарлары Русиянең Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдиннең мөфтилектән китүен сорый. Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелеге «Яблоко» партиясе офисында «Җәмигъ мәчетен җимерү: сәбәпләре һәм югалтуның нәтиҗәләре» дип аталган матбугат очрашуы уздырды.
Мәскәүнең «Архнадзор» координаторы Константин Михайлов журналистларга Җәмигъ мәчетенең законсыз сүтелүен, моңа хакимиятнең рөхсәт бирмәвен хәбәр итте. Чөнки һәр бинаны сүтү өчен хакимиятнең ризалыгы кирәк. Ә бу документның әлегә беркемнең дә күргәне юк. Ә Равил Гайнетдин җитәкләгән мөфтият кешеләре мәчет җимерелүнең сәбәбе итеп яңгырны атый. Ягъни яңгыр яву аркасында мәчет стенасы ишелеп төшкән. Михайлов фикеренчә, бу очракта да мәчетне җимерү өчен төрле оешмалардан рөхсәт алырга кирәк. Ә монда хәл башкачарак булды: Җәмигъ мәчетен 11 сентябрь иртәсендә үк җимереп ташладылар.
Хәзер исә мәчет җимерүчеләр «хакимияттән рөхсәт булды» дип, бар гаепне Мәскәү мэриясенә авыштырып калдырырга уйлый, ди «Архнадзор» вәкиле. Михайлов сүзләренчә, Равил Гайнетдин җитәкләгән мөфтият үзе «Москомнаследие» оешмасы советы вәкилләреннән мәчетне тарихи биналар исемлегеннән чыгаруны сораган. Шуннан соң Равил Гайнетдин мәчетнең тарихи әһәмияткә ия булмавы турында белдерүләр ясады. Ничектер, бу логикага сыймый. Димәк, Гайнетдин төркеме мәчетне ишү юлларын, аклану сәбәпләрен күптән әзерләп куйган булып чыга.
Җәмигъ мәчетен җимерүгә багышланган матбугат очрашуында Мәскәү татарлары Равил Гайнетдиннең мөфтилектән китүен сорады, мөселманнарның гадәттән тыш корылтаен җыю фикерен белдерде. Шул ук вакытта Мәскәү өлкәсенең Пушкин шәһәренең «Файда» мәхәлләсе Русиянең Европа өлеше Диняи нәзарәтеннән чыгуын хәбәр итте. Алар мәчет җимерү инициаторы булган мөфтияттә булырга теләмиләр. «Файда» мәхәлләсе Әлбир Крганов җитәкләгән Мәскәү мөфтиятенә керергә җыена.
Татар заманы

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел