Кичә ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында депутатлар «Татарстан Республикасы территориясендә әзер продукция күләменең 15 проценттан артыгын этил спирты тәшкил иткән алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына чикләү билгеләү турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» һәм «Сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне ваклап, шул исәптән агызып сату, һәм аны куллану (эчү) рөхсәт ителми торган җәмәгать туклануы урыннарын билгеләү тәртибе турында» ТР Законының үз көчен югалту турында» закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Комитет рәисе урынбасары Рафил Ногманов хәбәр иткәнчә, республика закон проекты Федераль закон нигезендә эшләнгән. Ул төбәкләргә составында алкоголь булган эчемлекләрне тыю вакытын үзләренә билгеләргә, хәтта исерткеч эчемлекләрне сатуны тыярга мөмкинлек бирә.
Билгеле булганча, Татарстанда әзер продукция күләменең 15 проценттан артыгын этил спирты тәшкил иткән алкоголь продукциясен ваклап сату вакыты кичке сәгать уннан иртәнге унга кадәр куелган. Федераль законга кертелгән үзгәрешләр исерткеч эчемлекләрне кичке сәгать унбердән алып иртәнге сәгать сигезгә кадәр чикләргә тәкъдим итә.
Аерым алганда, яңа Федераль закон нигезендә составында 5-15 процент алкоголь булган сырага һәм аның нигезендә эшләнгән эшләнмәләргә — 2012 елның июленнән, 5 процентка кадәргеләренә 2013 елның 1 гыйнвареннан чикләүләр кертелә. Ягъни сыраның барлык төрләре исерткечкә тиңләнә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел