Агымдагы елда Самара өлкәсендә «Дуслык» Самара өлкә региональ иҗтимагый- иҗади оешма оешты. Аның җитәкчесе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, эшмәкәр Фәхретдин Канюкаев.
7 октябрь көнне әлеге оешма шәһәрнең «Яктылык» мәктәбендә «Татар теленең бүгенге хәле, киләчәге, аның проблемалары» дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырырга ниятләгән. Ул конференция Самара губерниясының 160 еллыгына һәм укытучылар көненә багышлап үткәреләчәк. Конференция эшендә өлкә һәм шәһәр татар мәктәпләре укытучылары, Самара өлкәсе фән һәм мәгариф министрлыгы; өлкә, шәһәр, район хакимияте вәкилләре; Татарстан Республикасыннан, Ульян, Сарытау, Оренбург өлкәләреннән мөгалимнәр һәм мөгалимәләр, галимнәр, Бөтендөнья татарлары конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә катнашыр дип көтелә.
Уздырылачак фәнни- гамәли конференциянең төп максаты татар теленең саклануына, аның киләчәгенә, үсешенә игътибар итү, татар телен пропагандалау, белем-агарту эшләр белән шөгылләнүче татар иҗтимагый оешмаларына, мөгаллимнәргә, активист- шәхесләр төрле яктан ярдәм итү, аларның эшләрен халыкка пропагандалау, милләт балаларын рухи, дини, милли гореф- гадәтләр нигезендә тәрбияләү шартларын эзләү һәм башкалар, дип яза tatar-congress.org
Уздырылачак фәнни-гамәли конференциясенең беренче өлеше «Яктылык» мәктәбендә узса, тантананың икенче өлеше Литвинов исемендәге мәдәният сараенда үтәчәк. Анда укытучыларны һәм ветеран укытучыларны хөрмәтләү булачак. Соңыннан залга җыелган укытучылар Татарстан сәнгать осталары катнашында зур концерт караячаклар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел