Бүген "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе"ндә укулар башланды. Бу уку йортының ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншаның әйтүенә караганда, быел көндезге бүлеккә 15 шәкерт кабул ителгән.
Бу уку елында мәдрәсәнең юбилей елы да. Моннан нәкъ 20 ел элек Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә тәүге шәкертләр кабул ителгән булган. Аңа нигезне Габделхак хәзрәт Саматов, Исхак хәзрәт Лотфуллин кебек танылган имамнарыбыз салган.
Ректор Ильяс хәзрәт Җиһаншаның сүзләренчә, 1991 елдан бирле мәдрәсәне 1000нән артык кеше тәмамлаган. Алар имамнар булып, башкалабыз Казанда, Татарстанның районнарында гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә эшлиләр, динебезне күтәрүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Мәдрәсә җитәкчесенең әйтүенчә, бу уку йортын кайчандыр тәмамлаган студентлар Ульяновск, Киров, Оренбург, Самара һәм башка өлкәләрдә, Чувашия, Башкортстан, Мордовия җөмһүриятләрендә мөселман булганнарны, әһле ислам булмаганнарны дингә өндиләр, дәгъват гамәлләрен киң җәелдерәләр.
Мәгълүм булганча, әлеге уку йортында күбрәк төрле төбәкләрдән - районнардан, авыллардан килгән шәкертләргә туган телдә (татарча) белем бирүгә игътибар ителә. Ник дигәндә, алар халыкка татар телендә вәгазьләр сөйли алырга тиешләр.
Бәйрәм чаралары ноябрь аеның икенче яртысында үткәрелер дип көтелә.
Хаҗип ӘХМӘТША

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел