Казанда 2012-2015 елларга «Уңайлы мохит» программасы эшләнәчәк. Программа физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен уңайлы мохит булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бу программаны эшләү турында бүген депутатлар Казан шәһәре Думасының VII сессиясендә карар итте.
«Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ихтирам теләсә нинди шәһәрне бизи торган күрсәткеч. Бу юнәлештә безгә әле күп эшләргә кирәк», дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Аның фикеренә караганда, социаль-мәдәни һәм сәүдә объектлары инвалидларга уңайлы булсын өчен Казан шәһәре Думасының бөтен депутатларына үз округларда актив эшләү зарур, дип яза «Татар-Информ». Моннан тыш, яңа торгызыла торган объектларны катгый контрольдә тотарга кирәк — алар инвалидлар өчен уңайлыклар булдырмыйча кулланылышка тапшырылырга тиеш түгел. Объектларны иртәгә карый башлаячаклар, бу эш сентябрьдә тәмамланачак. Киләчәктә Татарстан башкаласында тапшырыа торган бина проектлары өстендә эшләү ниятләнә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел