Бүген Александр Галимовка җәназа намазы укылды. Соңыннан татар хоккейчысы Ярославль шәһәренең Чурилковский зияратының мөселман өлешендә җирләнде.
«Локомотив» хоккей клубы форварды Александр Галимов самолет фаҗигасында алган авыр җәрәхәтләре сәбәпле дүшәмбедә һәлак булды. Бүген ул Ярославльдә мөселман гореф-гадәтләре буенча җирләнде.
Иртәнге якта «Арена-2000» боз сараенда хоккейчыны искә алу чарасы узды. Галимов белән хушлашырга аның меңләгән җанатары, дуслары, якыннары һәм туганнары килгән иде, дип яза РИА-новости. Ярославль өлкәсе губернаторы Сергей Вахруков һәм «Локомотив» хоккей клубы президенты Юрий Яковлев та хоккейчыны соңгы юлга озатты. «Сашаны барыбыз да ярата идек, ул менә дигән хоккейчы иде. Бәлки, ул Россиянең иң сәләтле уенчыларыннан берсе булгандыр.
Аның чиксез мөмкинлекләре, олы киләчәге бар иде. Кызганыч, ул тормышка аша алмады», — диде Юрий Яковлев. Губернатор да «авыр югалту» турында искә алды. Вахруков шулай ук хоккейчының якыннарының барлык ихтыяҗлары кәнәгатьләндереләчәк, дип хәбәр итте.
Бортында «Локомотив» хоккей төркеме уенчылары булган Як-42 самолеты 7 сентябрьдә Ярославль аэропортында фаҗигага юлыккан иде. 45 кешедән икәү генә исән калды — хоккейчы Александр Галимов һәм инженер Александр Сизов. Табиблар Галимовны саклап калыр өчен 5 көн хезмәт куйдылар, ләкин, ни кызганыч, тәне 90% янган спортчы дүшәмбе иртән хастаханәдә вафат булды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел