Семинарда Копейск шәһәр округы администрациясенең мәгариф идарәсенең өстәмә белем бирү һәм тәрбия мәсьәләре буенча баш белгече Татьяна Сапожникова, Копейск татарлар конгрессы вәкиле, Копейск шәһәр округы депутаты Ринат Салихов, Халыкара Төрек академиясенең академигы, тарих фәннәре кандидаты , доцент Луиза Алмаева, Чиләбе, Копейск мәктәпләре, гимназияләре директорлары, укытучылары, чит илләр теле мәктәбе вәкилләре, ата-аналар катнашты.
Чыгыш ясаучыларның әйтүенә караганда, бүгенге көндә Чиләбе өлкәсендә 220 меңләп татар яши. Аларның күпчелеге рус телле булса да, татар телен саклау, тергезү проблемасы өлкәдә актуальлеген югалтмый. Дөрес, соңгы елларда төбәктә телгә караш үзгәргән: 41 санлы балалар бакчасында татар төркеме, 81 санлы, 24 санлы мәктәп базасында башлангыч класслар өчен татар телен өйрәнү буенча класс ачылган. Копейскида татар телен өйрәнү курслары эшләп килә, 93 санлы гимназия базасында бер башлангыч класста фән буларак татар теле кертелә, дип яза "Татар-Информ".
Кызганычка каршы, татар теле укытучыларының аз санлы булуы бу өлкә өчен зур проблема булып тора — татар теле укытучылары бармак белән санарлык. Шунлыктан укыту эшенә татар телен яхшы белгән башка фән укытучыларын — физика, математика, география һ.б да җәлеп итү турында уйлыйлар.
Семинарда «Татар телен өйрәнү буенча практикум»мастер-классын күрсәткән Татарстанның атказанган укытучысы Сания Шевченко да һөнәре буенча математика укытучысы. Әмма ул бүгенге көндә Чиләбе шәһәренең 81 мәктәбендә башлангыч сыйныфларда татар телен фән буларак укыта, олылар белән татар телен өйрәнү курсларында дәресләр алып бара.
Чарада укытучылар, ата-аналар татар класслары оештыру, классларда татар телен укыту буенча тәҗрибә уртаклашу белән бергә, үз теләкләрен дә җиткерде: телне тергезү, саклау өстендә эшне җәелдерү, татар теле укытучыларына эш шартлары тудыру.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел