Казанның «Ак Барс» яшьләр үзәгендә Мәскәүнең Мемориаль мәчете имам-хатыйбы, Россиянең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәтенең фәнни-дини советы җитәкчесе, 20 дән артык дини китап авторы Шамил Галәветдинов белән очрашу 1, 2 октябрь көннәрендә уздырыла.
Танылган дин әһеленең Азнакай шәһәре мәдәният йортында чыгыш ясавы 19 сентябрьдә күтәрелә. Бу хакта Шамил хәзрәтнең umma.ru сайты хәбәр итә.
Казанга 1 октябрьдә дин белгече үзенең «Семья и Ислам» һәм «Он и она. Полная версия» китапларын тәкъдир итү нияте белән килә. Аның чыгышы да гаилә темасына багышлана, «Гаиләдә гармония. Нигә аералышалар?» дип атала.
Икесендә исә «Перевод Священного Корана. Смыслы» дип аталган китабының өченче томын тәкъдим итәчәк. «Тормышны шатлыкка күмү» дигән темага сөйләшү билгеләнгән. Ике көнне дә ярты сәгать чыгыш ясаганнан соң хәзрәт тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Очрашулар сәгать 15.00 дә башлана.
Азнакайлыларга дин әһеле «Чему учит Ислам?» дип аталган китабы һәм динебезнең бүгенге тормышыбыздагы роле турында сөйләячәк. Биредә чара сәгать 17.30 минутта башлана.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел