Кичә Иркутск өлкәсе Хөкүмәт йортында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов Иркутск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Үзенең чыгышында ТР Президенты очрашуны оештырган кешеләргә милли тормышның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышырга мөмкинлек бирүләре өчен рәхмәтен җиткерде.2002 ел халык санын алу нәтиҗәләре буенча Иркутск өлкәсендә 30 меңнән артык татар һәм 2500 башкорт яши. Татарлар руслар, бурятлар һәм украиннардан кала өлкәдә 4нче урында тора.
Очрашуда татар оешмаларының активлыгын арттыру турында сүз барды. Мондый оешмалар бүген дүртәү: «Татар-башкорт мәдәни үзәге», «Иркутск өлкәсе татарларының мәдәни-агарту үзәге», «Татар-башкорт яшьләр үзәге».
Оешмаларның һәрберсе спорт өлкәсендә дә, яшьләр белән дә бик актив эшчәнлек алып бара.
Рөстәм Миңнеханов татар эшкуарларын сәүдә-икътисад өлкәсендә активрак эшләргә чакырды. 2010 елда Татарстан белән Иркутск өлкәсе арасында товар әйләнеше 2,2 млрд. сум тәшкил иткән. Иркутск өлкәсе — Россиянең эре сәнәгать төбәге.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелегенә микроавтобус, ике ноутбук һәм татар җырлары караоке-җыентыгын бүләк итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел